Казанга чит илләрдән кайтучыларга ике атналык карантин өчен 1 меңнән артык урын бар

Бүген Таиландтан кайтачак пассажирлар, Уфа кешеләреннән кала, барысы да «Ливадия» санаториена озатылачак

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанга чит илләрдән кайтучыларга ике атналык карантин өчен 1187 мең урын әзерләнгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Барлыгы җиде үзәк әзерләнгән. Болар - «Костер», «Заречье» лагерьлары, «Регина», «Ливадия» һәм башка отельләр.

Лилия Галимова бүген төнгә таба Бангкок-Казан борты кайтачагын искәртте. «Якын арада Казанга ничә кеше кайтачагын беләчәкбез. Аларның ике атналык карантинда булулары мәҗбүри. Пассажирларны каршы алу өчен куркынычсызлык чаралары күреләчәк, туганнарына каршы алырга ярамый, сабыр итәсе була», — дип киңәш бирде ул.

Пассажирларны башта табиблар караячак, аннары алар «Ливадия» санаториена озатылачак. Температурасы күтәрелгән кешеләр булса, хастаханәгә салырга мөмкиннәр. Бүген коронавируслы кешеләр Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе, Казанның 7 нче хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсендә дәвалана.