Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гинекологлар көмәнле хатынның гаиләсенә ковидка каршы прививка ясатырга киңәш итте
Татарстанда хәзерге вакытта «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган 22 көмәнле хатын-кыз исәпләнә.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Бала көтүче хатын-кызны яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктырудан саклау өчен, аның гаиләсенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә прививка ясатырга кирәк.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы, Казандагы 7нче хастаханәнең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Татьяна Шиһабетдинова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Хатын-кыз гел өендә генә утырган һәм урамга чыкмаган очракта да, гаилә әгъзалары инфекцияне таратучы булачак. Мин әти-әни булырга җыенган барлык кешеләрне прививка ясатырга чакырам», - дип искәртте спикер.
Көмәнле һәм күкрәк сөтен имезүче хатын-кызларга «Спутник V» прививкасын ясатырга ярамый.
Республика табиблары көмәнле хатын-кызларда коронавирусның бик авыр формаларына юлыккан. Аларның сүзләренчә, бала көтүче хатыннарга вирус тиз йога һәм ул бик куркыныч.
«Ана булырга җыенган хатын-кызларга һичшиксез коронавируска каршы прививка ясатырга кирәк», - дип киңәш итте Казан дәүләт медицина университетының акушерлык һәм гинекология профессоры, медицина фәннәре докторы Рушания Габидуллина.
Татарстанның баш акушер-гинекологы сүзләренчә, республикада ОРВИ йоктырган – 275, коронавирус инфекциясе эләктергән 22 хатын-кыз табиблар күзәтүендә. Тугыз гүзәл зат хастаханәгә озатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз