news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Кояш батканда йокласаң, баш авырта дигән сүз дөрес түгел

Белгечләр өлкән яшьтәгеләргә көндез йокларга киңәш итми.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кояш батканда йокласаң, баш авырта дигән сүз дөрес түгел. Шулай да, кояш батканда йоклау төнге йокының режимын үзгәртүе белән зыянлы. «Ваше здоровье» нейроклиникасының сомнология үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Юлия Трошина «Татар-информ» агентлыгында шул хакта сөйләде.

«Кояш баткан вакытта йоклап алсак, төп йокыга соңрак ятачакбыз, тору вакыты да соңракка күчәргә тиеш дигән сүз, ә иртә торырга кирәк булганда, авыр булачак. Йокы режимы бозылганга күрә дә дүшәмбе кеше эштә таркаурак була», — диде.

Юлия Трошина әйтүенчә, йокысызлыкның башында ук сомнологка мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итү җиңелрәк. «Йокы режимын төзәтә торган препаратлар шактый. Гадәттә, кешенең эчендә курку, хафалану хисен бетерә алсак, йокы тәртибе җайланып китә», — диде.

Ул «Татарстан Республикасы ничек йоклый» тикшеренүе нәтиҗәләре буенча, халыкның да, медицина хезмәткәрләренең дә белемсезлеге ачыкланганын әйтте. Табибларның 11 проценты гына йокысызлык проблемасы белән килгән кешеләргә нинди киңәш бирергә икәнлеген белгән. «Дөрес дәвалау буенча белемлелекне арттыру буенча әле башкарасы эшләр күп», — диде Трошина.

Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия, медицина генетикасы кафедрасы мөдире Эдуард Якубов сүзләренчә, кешенең эш режимы тыгыз булса, арса, көндезге йокы кирәк. «Ә олырак яшьтәгеләргә без көндез йокларга киңәш итмибез, чөнки аларның көндезге активлыгы әллә ни зур түгел. Алар төнлә йокларга тиеш», — диде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100