news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб Эдуард Якубов: Начар йоклаучы кешенең иммунитеты төшә

«Төрле илләрдә халыкның 15-40 процентына кадәр өлеше йокысы бозылудан интегә», — ди ул.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Начар йоклаучы кеше үзен начар хис итеп кенә калмый, аның иммунитеты төшә. Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия, медицина генетикасы кафедрасы мөдире Эдуард Якубов «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья йокы көненә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.

Бөтендөнья йокы көне 13 мартта билгеләп үтелә. «Берничә көн элек кенә начар йоклаучы кешенең инфекциядән начар саклануын раслаучы тикшеренү чыкты. Голландиялеләр бу тикшеренүне кабатлады. Бу факт сагайта», — диде белгеч.

Аның сүзләренчә, соңгы айларда бөтен дөнья коронавирус турында мәгълүмат белән шау-гөр килгәндә, кызганыч, дөнья йокы бозылу пандемиясен сизми. Ә бу зур проблема, ди ул. «Төрле илләрдә халыкның 15-40 процентына кадәр өлеше йокысы бозылудан интегә. Начар йоклаучы кеше үзен начар хис итеп кенә калмый, аның иммунитеты төшә», — дип белдерде Эдуард Якубов.

«Һәркем озак, бәхетле яшәргә булыша, хәтерне яхшырта торган могҗизалы дару теләр иде. Бу чара бар, ул бушлай, ләкин шул ук вакытта аңа кайчак җиңел генә ирешеп булмый — бу безнең йокы», — ди табиб.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100