news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Начар йоклаучыларда инфаркт, инсульт, яман шеш куркынычы берничә тапкыр арта

«Кызганыч, кешеләр йокы бозылуның куркынычын бәяләп бетерми», - ди Эдуард Якубов.

Начар йоклаучыларда инфаркт, инсульт, яман шеш куркынычы берничә тапкыр арта
Султан Исхаков

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Начар йоклаучы кешеләрдә инфаркт, инсульт куркынычы дүрт тапкыр, онкологик авырулар үсеше берничә тапкыр арта. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья йокы көненә багышланган матбугат конференциясендә Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия, медицина генетикасы кафедрасы мөдире Эдуард Якубов әйтте.

«Йокысызлык төрле медицина, социаль проблемалар тудыра. Юл-транспорт һәлакәтләре саны арта, кешенең хәтере начарая. Йокысыз төннән соң баш эшләми. Кызганыч, кешеләр йокы бозылу нинди куркыныч тудыруын бәяләп бетерми. Йокы бозылу аркасында килеп чыккан аварияләрнең нинди куркыныч тудыруы да бәяләп бетерелмәгән», — диде Эдуард Якубов.

Ул Европада тикшеренү үткәрелгәнен, анда йокы бозылу белән бәйле һәлакәтләр куркынычына бәя бирелгәнен әйтте. Нәтиҗәдә, йокы бозылу аркасында килеп чыккан аварияләр алкоголь куллану сәбәпле булган һәлакәтләргә караганда күбрәк тә булганы ачыкланган. «Без промиллега игътибар бирәбез, ә яшерен проблемага игътибар җитеп бетми», — ди Якубов.

Аның сүзләренчә, «Татарстан Республикасы ничек йоклый» дигән тикшеренү буенча, сораштырылган кешеләрнең 26,9 проценты гына йокысызлыктан интегүдән неврологка барырга тиешлеген белгән.

«Без укучыларым белән Казанда пассажирлар ташучы автобус предприятиеләре белән берлектә тикшеренү үткәрдек. Автобус руле артында озак булуның нинди куркыныч янарга мөмкинлеген бәяләдек», — диде Эдуард Якубов.



Галерея: Пресс-конференция о Всемирном дне сна


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100