news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб Covid-19 аркасында баш мие матдәсенең ялкынсыну мөмкинлеге турында кисәтте

Вирус аркасында килеп чыккан мондый өзлегүләр әлегә тикшерелә.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус аркасында кайбер кешеләрдә энцефалит яки энцефаломиелит күзәтелергә мөмкин. 

Сирәк очракларда коронавирус чире булган пациентларда баш мие матдәсенең ялкынсынуы күзәтелә. Әлеге халәт бик куркыныч. Вирусның мондый өзлегүләргә китерүе турында Ura.ru белән әңгәмә барышында иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков хәбәр итте.

«Covid вакытында аз сандагы кешеләрнең, чыннан да, баш мие ялкынсыну — энцефалит яки энцефаломиелит күзәтелә», — дип раслады белгеч.

Ул вирус аркасында килеп чыккан мондый өзлегүләрнең әле тикшерелүен генә әйтте. Шулай ук энцефалит иммун системага бәйле рәвештә икенчел дә булырга мөмкин, әмма вирусның триггеры да була ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot