news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирустан дәвалый торган яңа препаратның клиник сынауларына рөхсәт алыначак

Әлеге препарат коронавирусның омикрон-штаммын дәвалаганда да ярдәм итәчәк.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Якын арада Гамалея исемендәге үзәк коронавирустан яңа препаратның клиник сынауларына рөхсәт алырга тиеш. Бу хакта РИА Новости белән әңгәмәдә үзәк директоры Александр Гинцбург сөйләде.

«Клиник тикшеренүләргә рөхсәт алу өчен документлар тапшырылды. Белүемчә, якын арада рөхсәт алынырга тиеш», — дип уртаклашты белгеч.

Әлеге препарат АКШның элеккеге президенты Дональд Трампны дәвалаган даруларның аналогы булып тора.

Гинцбург әйтүенчә, әлеге препарат коронавирусның омикрон-штаммын дәвалаганда да ярдәм итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot