news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 65 яңа очрагы ачыкланган

Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 17 302 кешегә җитте.

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 65 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»).  Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы ачыкланган.

«29 кеше хастаханәгә салынган, 36 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Балигъ булмаганнар арасында авыруның бер очрагы бар, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр авыручылар иң күп — 16 кеше.

Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 17 302 кешегә җитте. 13 782 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 78е узган тәүлектә.

Барлыгы 48 204 кеше вакцинацияләнде (тәүлек эчендә үсеш 4 510), шулардан 9 242 кеше икенче доза алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100