news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 112 кеше коронавирус йоктырган

Пандемия башланганнан бирле республикада 44,3 меңгә якын кеше вирус йоктырган, 37,6 меңе чирдән савыккан.

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда тагын 112 кеше коронавирус йоктырган. Алты кеше чирне чит төбәктә йоктырып кайткан, калган очракларда вирус башка авырулардан ияргән.

«35 кеше хастаханәгә салынды, 77 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Коронавирустан зыян күрүчеләрнең яртысыннан артыгы Казанда — 62 кеше. Чаллыда 14 кеше авырый. Ә районнар арасында иң күп авыручылар Әгерҗе (5) һәм Минзәлә (4) районнарында.

Пандемия башланганнан бирле республикада 44,3 меңгә якын кеше коронавирус йоктырган, 37,6 меңе чирдән савыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100