news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор ковидның Британия штаммына тест турында сөйләде

Тест-система 1,5 сәгатьтә вирусны ачыкларга мөмкин.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). COVID-19ның Британия штаммын ачыклау өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтында эшләнгән тест-система 1,5 сәгатьтә вирусны ачыкларга мөмкин. Бу турыда ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтында коронавирусның Британия штаммын ачыклау өчен тест-система эшләнгән. Тест вирусның мутант формасыннан мутант булмаганын аерырга сәләтле. Бу тест 1,5 сәгатьтән анализның нәтиҗәсен ачыкларга сәләтле, ә классик тестлар өч тапкыр күбрәк вакыт таләп итә», диелгән хәбәрдә.

Мондый реагентлар җыелмасы дөньяда беренче тапкыр ясалган, хәзер аны сынау дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100