news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор коронавирустан саклану механизмын ачыклаган

Антитәнчекләр кимү, ковидка каршы иммунитет беткән дигән сүз түгел, ди белгечләр.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Кеше коронавирус инфекциясе белән авырганнан соң берничә ай узгач, антитәнчекләр титрлары акрынлап кимү аның ковидтан иммунитеты юк дигән сүз түгел. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) сайтында хәбәр ителә.

«Хәтта гумораль иммунитетның минималь дәрәҗәсе булганда да, нәтиҗәле саклый торган күзәнәк иммунитеты һәм күзәнәк хәтере бар», — дип аңлаттылар ведомствода.                                       

Роспотребнадзорда бу өлкәдә фәнни тикшеренүләрнең дәвам итүен искә төшерделәр.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100