news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ковид белән авырган кешеләрдә коронавируска иммунитет биш айга кадәр саклана

Роспотребнадзорда белдерүләренчә, авырганнан соң өченче айдан организмда антитәнчекләр кимүе күзәтелә.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты директоры Василий Акимкин Covid-19 тан соң иммунитетны саклау буенча беренчел тикшеренүләр нәтиҗәләре турында сөйләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Авырганнан соң иммунитет өч айдан биш айга кадәр тора, аннары ул акрын гына бетә башлый. Өченче айдан соң ук иммунитет дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә», — дип сөйләде Акимкин әйдәп баручы эпидемиологлар һәм вирусологлар белән киңәшмәдә.

Элегрәк Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова халыкның ничә процентын бер ел эчендә коронавирустан прививкаларга мөмкин булуы турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot