news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә Сovid-19 инфекциясенең 161 очрагы ачыкланган

Пандемия вакытында республикада 41,1 меңнән артык кеше коронавирус белән авырган, 34,2 меңгә якын кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 66 кеше, чирләп терелгән.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 161 очрагы ачыкланган. Бер кеше чирне республикадан читтә, калганнары авырулар белән аралашудан йоктырган.

«68 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 93 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Авыручыларның яртысыннан артыгы Казанга (83) туры килә. Чаллыда 25 кеше авырып киткән. Районнар арасында антирейтингны Яшел Үзән алган — анда 8 кеше чир йоктырган.

Пандемия вакытында республикада 41,1 меңнән артык кеше коронавирус белән авырган, 34,2 меңгә якын кеше, шул исәптән соңгы тәүлектә 66 кеше, терелгән.

Барлыгы 2,2 миллионнан артык татарстанлыга вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш 7 002), шуларның 1,8 миллионы икенче прививка алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100