news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш психиатр Кекелидзе: Коронавирус баш миенә тискәре йогынты ясый

Өлешчә хәтер югалту - бу Covid-19 авыруын кичергән кешеләргә хас билге.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус йогышы кешенең баш миенә тәэсир итә, бу ковид кичергәннән соңгы синдром чорында ярсу тудыра һәм өлешчә амнезиягә китерә. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатры Зураб Кекелидзе РБКга биргән интервьюсында сөйләде.

Белгеч сүзләренә караганда, пациент башта «Covid нинди начарлык алып килгәнен» аңламый. Асылда, авыру кичергән кеше «үз функцияләрен дөрес бәяләми», — дип билгеләп үтә Кекелидзе.

Өлешчә хәтер югалту — бу Covid-19 авыруын кичергән кешеләргә хас билге. Кешеләр кайбер сүзләрне оныта. Сәламәтләнүчеләрнең дә ярсулы булуы күзәтелә.

Психиатр билгеләп үткәнчә, спортчылар интенсив күнегүләр башланганнан соң берничә минуттан тын җитмәү белән очраша. Кекелидзе Covid-19 авыруы вакытында нерв тукымасын канда циркуляцияли торган микроорганизмнардан, токсиннардан, күзәнәк һәм гумораль факторлардан саклый торган гематоэнцефалик киртә бозыла, алар баш мие тукымасын чит матдә буларак кабул итә башлый, дип белдерә.

Элегрәк Федераль медик-биология агентлыгы башлыгы коронавирус организмның картаю процессын тизләтергә мөмкин, дип белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100