news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга тагын 1,9 мең доза «Спутник V» вакцинасы кайтарылган

Риск төркемнәренә прививканы республиканың 56 медицина учреждениесендә ясыячаклар.

Татарстанга тагын 1,9 мең доза «Спутник V» вакцинасы кайтарылган
Михаил Захаров

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанга яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасының икенче партиясе кайтарылды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

«Бүген без тагын 1,9 мең доза алдык», - диде белгеч.

Дмитрий Лопушов сүзләренә караганда, хәзер медицина хезмәткәрләрен вакциналаштыралар, ләкин килгән партия риск төркемендәге кешеләргә кампанияне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Кергән партияләрне ел ахырына кадәр тотып бетереп булыр дип планлаштырыла.

«ПЦР методы яки антитәнчекләрне ачыклауга тикшерү кирәклеген исәпкә алып, бу шактый авыр процесс. Һәрхәлдә, Яңа ел бәйрәмнәреннән соң вакцинаның икенче компонентын кертүне дәвам итү өчен, алынган партияләрне ел дәвамында тәмамларга планлаштырабыз», - дип искәртте эпидемиолог.

Риск төркемнәрен Татарстанның 56 медицина учреждениесендә вакциналаштырачаклар, дозалар ташу башланды инде.

Элегрәк «Татар-информ» республикада «Спутник V» препаратын вакциналаштыру башлануын хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100