news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 96 яңа очрагы ачыкланган

18 яшьтән кечерәк татарстанлы арасында инфекциянең биш очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 96 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»).  Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 96 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«17 кеше хастаханәгә салынган, 79 кеше өйдә дәвалана», — диелә республика ведомствосы хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр (28 кеше), шулай ук 18 яшьтән кечерәкләр арасында инфекциянең биш очрагы ачыкланган.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (44 очрак) әйдәп бара. Чаллы шәһәрендә – 14, Түбән Кама районында - җиде, Әлмәт һәм Тукай районнарында дүртәр очрак теркәлгән.

Республикада пандемия башланганнан бирле 11,7 меңгә якын кеше вирус белән чирләгән, 10,2 мең кеше, шул исәптән үткән тәүлектә 92 кеше терелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100