Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган
Диагностика башланганнан алып Татарстанда 9 243 тапкыр «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган. Дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Тугыз кеше хастаханәгә озатылган, 54 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (24 кеше) һәм 50-60 яшь (15 кеше) аралыгында ачыкланган. 10 пациент — 18-30, тагын унысы — 60-70, икесе 70-80 яшьтә, берсе балигъ булмаган бала һәм тагын берсе 90 яшьтән өлкәнрәк.
Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (36 очрак) алда бара. Чаллы шәһәре һәм Нурлат районында — алтышар, Әлмәт районында — өч, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында — икешәр, Әгерҗе, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Балык Бистәсе һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.
Диагностика башланганнан алып Татарстанда 9 243 тапкыр «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган. 8 128 кеше (шулардан 53 кеше — узган тәүлектә) терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз