Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Соңгы атнада Россиядә Covid-19 очраклары августта теркәлгән кадәр санда ачыкланган
Беренче тапкыр бер атна эчендә коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 115 566дан артык пациент терелгән.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер атна эчендә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 151 491 очрагы ачыкланган. Чагыштыру өчен — август ае дәвамында илдә 155 338 кеше коронавирус белән авырган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Бер атна элек оператив штаб коронавирус инфекциясе йоктыруың 137 553 очрагы (10,1 процентка азрак) хакында хәбәр иткән иде.
«Үлем-китем очракларының саны да пандемия башланганнан бирле максималь күрсәткечкә җитте», — диелә хәбәрдә. Бу атнада коронавирустан 2 649 кеше үлгән, узган атнада аларның саны 2 302 булган.
Антирекордлардан тыш, уңай саннар да бар. Беренче тапкыр бер атна эчендә коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 115 566дан артык пациент терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз