news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда коронавируслы авырулар белән эшләүче табиб: Үз-үзеңне дәвалап маташмагыз

Михаил Андреев COVID-19ның халык арасында тиз таралуына һәм пациентларның хәле кискен начарлануга гаҗәпләнә.

Чаллыда коронавируслы авырулар белән эшләүче табиб: Үз-үзеңне дәвалап маташмагыз
https://minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллының Л. Н. Ганиева исемендәге 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең табиб-терапевты Михаил Андреевич Андреев сугыш ветераннары өчен госпитальнең кызыл зонасына эшли. Ул республика халкын үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә чакыра. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Пациентлар агымы арту белән, көнгә без иллегә кадәр кешене кабул итәбез. Әлегә кадәр кайда эшләү катлаулырак икәнен әйтә алмыйм. Җәмәгать урыннарында медицина битлекләрен киегез, контактларны чикләгез һәм иң мөһиме — үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәгез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз», — ди ул.

Госпитальдә табиб-терапевт стандарт бурычларны үти: яңа килгән пациентларның анамнезын җыя, дәвалауны билгели; тикшерү планын билгели; үткәрелә торган терапияне контрольдә тота һәм төзәтә; өзелә торган пациентлар өчен киңәшләр әзерли.

«Куркыныч булмады. Яр Чаллының кызыл зоналары берничә ай элек, мин анда эләккәнче үк, эшләде, шуңа күрә авыру һәм дәвалау турында күзаллауларым бар иде», — дип уртаклашты Михаил Андреевич.

Михаил Андреев COVID-19ның халык арасында тиз таралуына да, пациентларның хәле кискен начарлануына да гаҗәпләнүен билгеләп үтте. «Авыруларның барысында да төрле: кемдер симптомсыз үткәрә, ә кемдер берничә көн эчендә ИВЛ аппаратына барып җитә», — ди ул.

Михаил Андреевич хәзер сырхауханәгә терапевт эшенә әйләнеп кайтты, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100