news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хастаханәләрендә ковидтан дәваланучыларның 5 проценты гына прививка ясаткан

Тотрыклы иммунитетны формалаштыру өчен вакцинацияләүнең тулы курсын узарга кирәк.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда  Covid-госпитальләрдә дәваланучыларның бары тик 4,57 проценты гына коронавируска каршы вакцинация үткән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Стационар дәвалануда булган пациентлар структурасында вакцинация алучылар өлеше 4,57 процент тәшкил итә», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында шулай ук прививка ясаткан бер генә кешенең дә ИВЛ аппаратына тоташтырылган булмавын искәрттеләр.

Тотрыклы иммунитетны формалаштыру өчен вакцинацияләүнең тулы курсын узарга кирәк.

«Әгәр кеше авырмаса, ике компонентлы вакциналарга өстенлек бирергә кирәк», — дип өстәделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100