news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб авыр формадагы коронавирусның төп сәбәпләренең берсен атады

Пандемия фонында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасын халыкның симерүе аеруча борчый.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Пандемия фонында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасын халыкның симерүе аеруча борчый, дип белдерде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау буенча Европа офисы башлыгы доктор Кремлин Викрамсингхе. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Доктор Кремлин сүзләренә караганда, симерү проблемасы пандемия вакытында тагын да кискенләшкән — үз-үзеңне изоляцияләү һәм читтән торып эш белән тәэмин итү аркасында даими тукланмау тенденциясе көчәйгән. Балалар арасында да хәл начарланган.

Викрамсингхе сөйләвенчә, балалар һәм яшүсмерләр сәламәт булмаган продуктларны рекламалау аудиториясенә әверелгән. Аерым алганда, Бөекбритания мәгълүматлары нигезендә, аларның туклану характеры һәм режимы үзгәрүе күзәтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100