Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирусның 38 яңа очрагы ачыкланган
Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 7 мең 692 Covid-19 очрагы теркәлгән.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 38 очрагы теркәлгән. Өч очрак читтән килгән, ә калганнары контакт юл белән йоктырылган. Бу хакта коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итте.
«Сигез пациент хастаханәдә, 30 кеше өйдә дәвалана», — диделәр штабта.
Авыручыларның иң күбе 30-50 яшьлекләр — алар 17 кеше. Вирус йоктыручылар арасында өч бала бар, 80 яшьтән өлкәнрәк бер генә кешедә дә коронавирус ачыкланмаган.
Авыручыларның иң күбе Казанда булган. Монда 32 кеше вирус йоктырган. Шулай ук Чаллы, Югары Ослан, Нурлат һәм Тәтеш районнарында да икешәр очрак теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле, Татарстанда 7мең 692 кеше коронавирус инфекциясе белән авырган. Алар арасыннан 6 мең 579 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 95 кеше узган тәүлектә терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз