news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавируслы пациентлар белән эшләүче табибларның стажы икеләтә күләмдә исәпләнәчәк

Хезмәт периодларын исәпләүнең махсус тәртибе 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр гамәлдә була.

Коронавируслы пациентлар белән эшләүче табибларның стажы икеләтә күләмдә исәпләнәчәк

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче Татарстан табибларының пенсия стажы икеләтә күләмдә исәпләнәчәк. Хезмәт стажын исәпләүнең махсус тәртибе 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр гамәлдә. Бу хакта Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Табиблар өчен пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукын бирә торган бер эш көне эшнең билгеле бер төрләрендә ике көн стаж кебек исәпләнәчәк.

«Медицина хезмәткәрләренә ташламалы иминият стажы шәхси исәп мәгълүматлары нигезендә, ә шәхси исәп документларына үзгәрешләр керткәнчегә кадәр эш бирүче билгеләнгән тәртиптә тапшыра торган документлар белән расланачак», - дип искәрттеләр Россия Пенсия фондында.

Табиблар махсус стажның билгеле бер дәвамлылыгы булган очракта пенсиягә вакытыннан алда чыга ала. Моның өчен авылда эш стажы — 25, шәһәрдә 30 елдан да ким булмаска тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100