Табиблар йокысызлыктан даруларсыз гына котылу ысулын әйтте

Йокысызлык проблемасын көндәлек физик активлык һәм йокы-уяну режимын төгәл саклау аша хәл итәргә мөмкин.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Гадәтләрне һәм көн тәртибен үзгәртеп кенә дә йокысызлыктан котылып була, ди табиблар.

 Йокысызлык проблемасын көндәлек физик активлык һәм йокы-уяну режимын төгәл саклау аша хәл итәргә мөмкин. Бу хакта Британиянең  Daily Express газетасына сылтама белән РИА Новости яза.

«Йокының сыйфаты йоклау сәгатьләре санына караганда мөһимрәк», — ди галимнәр. Экспертлар йокларга ятканчы кимендә бер-ике сәгать алдан ашамаска киңәш итә. Алар фикеренчә, ятар алдыннан җылы сөт яисә ромашка чәе эчү тизрәк йоклап китәргә булыша.

«Баш миенә тынычланырга вакыт бирү өчен, катлаулы мәсьәләләрне һәм проблемаларны йокларга ятарга ике сәгать кала түгел, ә көн башында хәл итәргә кирәк», — дип киңәш итә белгечләр.

Йокысызлыктан интегүче кеше депрессиягә, симерүгә, йөрәк-кан тамырлары чирләренә һәм шикәр авыруына бирешүчән.

Йокы белән бәйле проблемаларның иң күп таралган сәбәпләре арасында — стресс, яктылык, бүлмәдә артык эссе яки бик салкын булу, урамдагы тавыш. Шулай ук алкоголь, кофеин яки никотин куллануның да әлеге проблемага китерүе ихтимал, диелә хәбәрдә.