news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирустан куркынычрак авыру билгеле

Һава торышы буенча киенегез, витаминнар эчегез, прививка ясатыгыз һәм депрессиягә бирешмәгез, чөнки депрессия үзе кешене бернинди коронавируссыз үтерә ала, дип искәртә белгеч.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисенең беренче урынбасары Геннадий Онищенко россиялеләргә депрессиядән үлем куркынычы зур булуы турында искәртте. Бу хакта «Вечерняя Москва»га сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Һава торышы буенча киенегез, витаминнар эчегез, прививка ясатыгыз һәм депрессиягә бирешмәгез, чөнки депрессия үзе кешене бернинди коронавируссыз үтерә ала», — дип искәртте ул.

Көз көне баланслы һәм төрле ризык кулланырга һәм аралашу даирәсен чикләргә тырышырга кирәк, дип өстәде. Моннан тыш, көн режимын сакларга кирәк, чөнки «төнге күңел ачулар» организм биоритмнарына начар йогынты ясый.

Онищенко салкын тиюне булдырмаска киңәш итте. «Салкын тию фонында түбән температураның физик йогынтысыннан гриппны да, парагриппны да, коронавирусны да, башка инфекцияләрне дә җиңел эләктеререргә мөмкин», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100