news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә 51 кеше коронавирус йоктырган

18 пациент хастаханәдә, 33 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирусның 51 яңа очрагы теркәлгән. 4 кеше авыруны читтә, калганнары аралашу юлы белән йоктырган.

«18 пациент хастаханәдә, 33 кеше өйдә дәвалана», — диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Ковид йоктыручыларның иң күбе Казанда (32) ачыкланган. Чаллыда биш кеше, Лениногорск районында өч, Бөгелмә районында ике кеше авырган.

Актаныш, Алексеевск, Биектау, Зәй, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай районнарында берешәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле республикада 24,6 мең кеше коронавирус белән авырган, 21,7 меңе дәваланып беткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot