news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Табиб ковидтан соң үпкәләрне ныгыту өчен халык җырлары җырларга киңәш итте

Тернәкләнү программасын белгечләргә мөрәҗәгать итеп индивидуаль сайларга кирәк, диде табиб.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Роспотребнадзорда коронавирус белән авырганнан соң тизрәк тернәкләнү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген сөйләделәр.

«Российская газета» язганча, йокы режимын сакларга, тулысынча тукланырга, D витамины эчәргә һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Шулай ук халык җырларын да җырларга була. Моны сулышны чыгарганда, артык кычкырмыйча һәм уңайлы тональлектә эшләргә кирәк, дип киңәш итә белгечләр.

«Тернәкләнү программасын белгечләргә мөрәҗәгать итеп индивидуаль сайларга кирәк», — дип сөйләде Роспотребнадзорның үзәк фәнни-тикшеренү эпидемиология институтының клиник тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Хадижат Омарова. Ул билгеләп үткәнчә, ковидтан соң була торган синдром һәр кешедә төрлечә, шуңа күрә бердәм дәвалау ысулы юк.

Күп кешеләр ковид булганда хәрәкәтләнми диярлек, шуңа күрә дәваланып беткәннән соң физик активлык даими булырга тиеш. Юкса, гиподинамия барлыкка киләчәк. Авыру кичергән кешеләр мускуллар массасын да югалта. Тернәкләнү өчен, рационга аксымлы ризыклар, шул исәптән үсемлек ризыклары, бөртекле продуктлар, сезонлы яшелчә, җиләк-җимешләр дә кушарга кирәк. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot