news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инфекционист коронавирусның яңа штаммнары барлыкка килү вакытын атады

Белгеч фаразларынча, Россиядә коронавирус вазгыяте декабрьгә җайланачак.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа мутацияләре көзен барлыкка килергә мөмкин.

«Коронавирусның төп мутацияләре көзен була. Яңа мутация барлыкка килеп, ул „баш калкытсын“ һәм авыру китереп чыгарсын өчен вакыт узарга тиеш. Бу мутациядән соң якынча 4-5 ай вакыт», — диде инфекционист Евгений Тимаков.

Белгеч фаразларына караганда, Россиядә коронавирус вазгыяте декабрьгә җайланачак, ә киләсе елның язында барысы да яңа штаммга бәйле булачак, дип яза «Российская газета».

Тимаков әйтүенчә, инфекциядән бары тик вакцина ясатып кына сакланып була. Сентябрьдә вирус йоктырмас өчен табиб прививканы хәзер үк ясатырга киңәш итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100