news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребназор: Якын арада барлык чикләүләрне бетерү мөмкин түгел

Алда грипп һәм ОРВИ сезоны, алар вакытында өстәмә чикләү чаралары кертелергә мөмкин.

(Казан, 15 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Коронавирус сәбәпле, чикләүләрне юкка чыгаруның өченче этабына чыгуга карамастан, чараларны тулысынча бетерү күздә тотылмый. Алда грипп һәм ОРВИ сезоны, алар вазгыятьне начарайтканда өстәмә чикләүләр кертелергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Чикләүләрне тулысынча бетерү турында гомумән сүз бармый, чөнки алда грипп һәм ОРВИ сезоны. Әлеге авырулар буенча вазгыять начарланганда чикләүләр кертелергә мөмкин. Без аларны ел саен кертәбез», — диде Любовь Авдонина.

Аның сүзләренчә, грипп һәм ОРВИ сезоныннан соң вазгыятькә карап, коронавирус аркасында кертелгән чикләүләрне бетерү мәсьәләсе каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100