Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яшәүче 5 мең кешедә коронавируска иммунитет табылган
Татарстанда якынча 74 мең кеше ирекле рәвештә антитәнчекләргә анализ биргән.
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яшәүчеләр яңа коронавирус инфекциясе антитәнчекләренә актив рәвештә тест уза, 5 мең кешедә иммунитет барлыгы ачыкланган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
«Бездәге халык үз теләге буенча Covid-19га иммунитетны ачыклауда актив тикшеренә. Бүгенге көндә 74 мең кеше үз иммунитетын тикшергән. Һәм аларның 7 процентында — якынча 5 мең кешедә яңа коронавирус инфекциясенә G класслы антитәнчекләр табылган», — дип сөйләде спикер.
Авдонина искәрткәнчә, M һәм G иммуноглобулиннарын ачыклау өчен тестны республикадагы тугыз медицина оешмасы уздыра.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, бу статистикага коронавируска каршы популяцион иммунитетны өйрәнү буенча пилот проектына эләккән татарстанлылар керми.
Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда очраклы рәвештә сайлап алынган кешеләр республиканың коллектив иммунитетын өйрәнү өчен кан тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз