Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тәүлек эчендә 32 кеше коронавирус йоктырган, шуның кадәр үк терелгән
Иң күп авыручылар Казанда – 20 кеше һәм Кукмара районында - 5 кеше.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авыруның 32 яңа очрагын ачыклады, читтән кертелгән очраклар юк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«8 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 24 кеше өйдә дәвалана», — диде Галимова.
Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр булган төркемдә — 11 кеше, 50дән 60 яшькә кадәрге төркемдә шулай ук 11 кеше ачыкланды. Торак пунктлар арасында зарарлану саны буенча Казан (анда 20 кеше) һәм Кукмара (анда бишәү) алда бара.
14 июльгә Татарстанда барлыгы коронавирус белән зарарлануның 5093 очрагы теркәлгән, 3948 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 32се - узган тәүлектә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз