news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ярты ел эчендә Татарстанда үлүчеләр саны 12 процентка кимегән

Сәламәтлек саклау министры әйтүенчә, Татарстан халкы арасында кан әйләнеше системасы авырулары аркасында вафат булучылар күп.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). 2021 елның беренче биш аенда Татарстанда үлем очраклары 12 процентка диярлек кимеде, дип белдерде республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.

«Татарстанда үлем очраклары кимү ай саен теркәлә. Әлеге елның беренче 5 аенда бу күрсәткеч 11,56 процентка кимеде», — диде министр «Татар-информ» агентлыгына интервьюда.

Татарстанда бу күрсәткеч 2021 елның гыйнварында мең кешегә 14,7 процент булган, ә майга 13 процентка кадәр кимегән. Чагыштыру өчен: гыйнвар-февраль айларында бу күрсәткеч Идел буе федераль округында 17,1, Россия буенча 16,6 процент булган. Апрельгә Идел буе федераль округында ул 16,4, ә Россия буенча 15,7 процентка төшкән.

Министр әйтүенчә, Татарстан халкы арасында кан әйләнеше системасы авырулары аркасында вафат булучылар күп — алар 43 процентны тәшкил итә. Икенче урында — онкология (13%), өченче урында — ачыкланмаган сәбәпләр аркасында үлүчеләр, ә бу категориягә кергән кешеләрнең 79 проценты картлыктан вафат булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot