news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог коронавирусның яңа дулкыны тәмамлану вакытын фаразланды

Кешеләрне ихтыяри вакцинациягә һәм ревакцинациягә өндәү авыручылар саны артуга каршы көрәштә файдалы булыр иде, дип саный вирусолог.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Хәзер Россиядә Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны арта. Вирусолог Александр Чепурнов авыручылар санының кимүнең вакытын фаразлады.

Sputnik радиосы хәбәр иткәнчә, Фундаменталь һәм трансляцион медицина федераль тикшеренү үзәгенең аеруча куркыныч инфекцияләр лабораториясе җитәкчесе, узган елгы тәҗрибәгә таянып, быел авыруның яңа дулкыны яздан июнь башына күчте дип әйтте.

«Авырулар апрель башында арта башлар дип көтелгән иде. Күрәсең, бездә бары тик күчеш кенә булды: язгы күтәрелеш җәй көне булды. Өстәвенә, бу күчеш нәкъ менә безнең илдә килеп чыкты, чөнки чит илләрдә язгы дулкын узды һәм хәзер, җәйгә әзме-күпме җайга салынды», — диде Чепурнов.

Инфекция йоктыручылар саны агымдагы айда кими башларга мөмкин. Булган мәгълүматларга караганда, тотрыклы җылы температурада вирус начар үсә.

Кешеләрне ихтыяри вакцинациягә һәм ревакцинациягә өндәү авыручылар саны артуга каршы көрәштә файдалы булыр иде, дип саный вирусолог.

Алдарак «Татар-информ» Мәскәү мэры Сергей Собянинның шәһәр халкын прививка кампаниясендә катнашырга өнди башлавын язган иде. Эпидемияне җиңү өчен коронавируска каршы вакцинация турында Президент Владимир Путин да әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100