Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлектә Татарстанда тагын 30 кеше коронавирус йоктырган
19 пациент хастаханәдә, 18 кеше өйдә дәвалана.
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 30 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында өч кеше вирусны читтә һәм 27 кеше аралашу юлы белән йоктырган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
«19 пациент хастаханәдә, 18 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.
Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган, биредә вирусны 16 кеше йоктырган. Чаллыда авыруның җиде очрагы теркәлгән. Ә авыру йоктыручылар барлыгы тугыз муниципаль берәмлектә ачыкланган.
Пандемия башланганнан бирле, республикада коронавирусның 21 938 очрагы теркәлгән. Барлыгы 19 332 кеше, шул исәптән узган тәүлектә дүрт кеше дәваланып беткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз