news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор илдә Covid-19 эпидемиясен туктатуның бердәнбер ысулын атады

Белгечләр әйтүенчә, коронавируска каршы вакцинаны җәен ясатып өлгерергә кирәк.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 эпидемиясен тулысынча җиңәр өчен бары тик массакүләм вакцинация гына ярдәм итәчәк. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Covid-19 — баналь булмаган, бик мәкерле һәм катлаулы инфекция, ул бик начар төгәлләнергә мөмкин. Шуңа күрә инфекционистлар һәм эпидемиологлар бу эпидемияне бары тик вакцинация гына җиңә алачак дип саный», — дип яза РИА Новости.

Шул ук вакытта Роспотребнадзорда әйтүләренчә, коронавируска каршы вакцинаны җәен ясап өлгерергә кирәк. Бу көзге-кышкы сезонга әзерләнергә ярдәм итәчәк, чөнки бу чорда ОРВИ һәм башка инфекцияләр белән авыру очраклары арта.

Моннан тыш, белгечләр әйтүенчә, «эпидемиядән һәм пандемиядән вакцинация генә түгел, ә кыска вакыт эчендә уздырыла торган массакүләм вакцинация ярдәм итә». Болай эшләгәндә, патогенга иммунитеты булган кешеләр күбәя, нәтиҗәдә вирус йоктыру «чылбыры» өзелә.

Алдарак «Татар-информ» Мәскәү мэры Сергей Собянинның шәһәр халкын прививка кампаниясендә катнашырга өнди башлавын язган иде. Эпидемияне җиңү өчен коронавируска каршы вакцинация мөһимлеге турында Президент Владимир Путин да әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100