news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оператив штабта ковидка каршы чараларны көчәйтү мәсьәләсе әлегә каралмаган

«Хәзер вазгыятьне атна дәвамында күзәтеп барачакбыз, аннан соң карарбыз», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министры.

Оператив штабта ковидка каршы чараларны көчәйтү мәсьәләсе әлегә каралмаган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Коронавирус йогышына каршы көрәш буенча республика Оператив штабында Татарстан территориясендә инфекциягә каршы чараларны көчәйтү турында әлегә сүз бармаган.

«Мәскәү, Санкт-Петербургта һәм илнең тагын кайбер субъектларында чараларны көчәйттеләр. Татарстан штабында әлегә бу мәсьәлә каралмады. Моннан бер ай элек республикада авыручылар артуын күрдек, әмма соңыннан инфекция йоктыручылар саны кимеде. Хәзер тагын бераз арту күзәтелә. Атна дәвамында күзәтеп барачакбыз, аннан соң карарбыз», — диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков

Министр татарстанлыларга коронавирустан вакцинация ясатуны сайларга киңәш итте.

«Безнең ике юл бар: авырып, госпитальгә ятарга, яки вакцинация ясарга. Соңгысына килгәндә, вакцина ясатыр өчен халыкка барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Республикада барлык өч вакцина: „Спутник V“, „ЭпиВакКорона“, „КовиВак“ бар», — диде Марат Садыйков Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100