news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда вакцинация ясатучылар өчен битлек режимы гамәлдән чыгарылмаячак

«Беренче һәм икенче прививка арасында, шулай ук икенче прививкадан соң, ким дигәндә 14 көн дәвамында битлек киеп йөрергә кирәк», — диде белгеч.

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән прививка ясаткан кешеләр өчен җәмәгать урыннарында битлек кию режимын гамәлдән чыгару мөмкинлеген карамыйлар.

«Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта хәбәр итте.

«Әлегә вакцинация авыруның булмаячагына 100 процент гарантия бирмәү сәбәпле, битлек режимын гамәлдән чыгару каралмый. Әгәр чир йокса, бу я җиңел форма, я симптомсыз булачак, дип әйтәбез. Һичшиксез авыр формалары, авырудан соң сәламәтлек какшау һәм үлем очраклары булмаячак. Җиңел яки симптомсыз авырган кеше ниндидер этапта инфекция чыганагы булырга мөмкин. Шуңа күрә прививка ясаткан кешеләр дә битлек кияргә тиеш», — дип аңлатты спикер.

Авдонина искәртеп узганча, беренче һәм икенче прививка арасында, шулай ук икенче прививкадан соң, ким дигәндә 14 көн дәвамында битлек киеп йөрергә кирәк, чөнки «иммунитет әле формалашмаган, һәм кеше авыру йоктырырга мөмкин».

«Коллектив иммунитет 60 процент кеше вакцинация узгач кына булачак. Бүгенгә бу санга ирешелмәгән», — диде ул.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, 13 майга Татарстанда 282 858 кеше вакцинация узган, шуларның 192 658е прививканың икенчесен дә ясаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100