news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда барлыгы 289 863 кеше коронавирустан вакцинация узган.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 34 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«17 кеше хастаханәгә салынган, 17 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, башкалада 10 кеше ковид йоктырган. Республиканың башка муниципалитетлары арасында ковид йоктыру очраклары буенча Чаллы шәһәре (6 очрак) һәм Балык Бистәсе районы (5 очрак)  беренче урында тора. Бер көндә Covid-19 белән авыручылар 12 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле төбәктә «коронавирус инфекциясе» диагнозы 20 978 тапкыр куелган. Татарстанда 17 971 кеше (узган тәүлектә — 34 кеше) коронавирустан терелгән.

Татарстанда барлыгы 289 863 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 208 803 кеше вакцинаның икенче дозасын ясаткан.

Коронавирустан вакцинация ясату өчен Россия дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылырга, 122 бердәм номерына, күпфункцияле үзәккә һәм поликлиникага шалтыратырга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100