news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда (51 очрак), Апас районында (10) һәм Чаллыда (8) теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстан табиблары узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагын ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«28 кеше хастаханәгә озатылган, 56сы өендә дәвалана», - диде Галимова.

Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе Казанда (51 очрак), Апас районында (10) һәм Чаллыда (8) ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда әлеге куркыныч авыру барлыгы 2064 кешедә теркәлгән. Шуларның 1006сы (шул исәптән 163 пациент — узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot