news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19 932 очрагы теркәлгән.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«15 кеше хастаханәгә озатылган, 18 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 15, Чаллыда – 5, Түбән Кама районында – 4, Азнакай һәм Яшел Үзән районнарында – өчәр, Лаеш, Тәтеш һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19 932 очрагы теркәлгән, 17 039 кеше (шуларның 28е – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 187 358 кеше (шуларның 4 920се – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 108 938 кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100