news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның яңа очраклары теркәлмәде

Россия буенча коронавирус йоктыруның барлыгы 3 мең 388 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның яңа очраклары теркәлмәде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә яңа Covid-19 коронавирусы инфекциясе белән зарарлануның яңа очраклары теркәлмәгән. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Россия буенча Covid-19 белән барлыгы 24 мең 490 зарарлану очрагы теркәлгән, шул исәптән 3 мең 388 очрак – соңгы тәүлек эчендә.

Барлыгы 1986 кеше коронавирус инфекциясеннән савыккан, шуларның 292се – узган көндә.

198 авыру үлгән, шул исәптән 28е – узган тәүлек эчендә.

Авырулар саны буенча Мәскәү (1774), Мәскәү (272) һәм Мурманск (137) өлкәләре алда бара. Коронавирус инфекциясе очраклары беренче тапкыр Чукотка һәм Ненец автоном округларында расланган.

Шул ук вакытта Татарстанда алдагы көндә Covid-19 белән зарарлану буенча 23 яңа очрак расланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100