news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус белән авыручыларның бишесе авыр хәлдә

Татарстанда бүгенгә Covid-19ның 107 очрагы билгеле.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирус белән авыручыларның бишесе авыр хәлдә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

«Татарстанда коронавирусның 107 очрагы билгеле. 107 пациентның 17се сәламәтләнде, 58е стационарларда, шул исәптән 5се авыр хәлдә, 32 кеше амбулатор дәвалануда», — диде министр. Ул авыр хәлдәге пациентлар үпкәләрнең ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылганын әйтте.

Ул Казанда 63, Чаллыда 14, Питрәчтә 12, Биектауда 11, Әлмәттә 2, Арча, Азнакай, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш районнарында берәр очрак ачыкланганын әйтте.

Марат Садыйков табибларның авыруларны дәвалау буенча тәҗрибәсе зур булганын билгеләп узды. Хәзерге вакытта 1300дән артык ятак урын әзерләнгән. Ихтыяҗ туса, урыннарны арттыру мөмкинлеге булганын белдерде.

15 апрельгә Россиядә коронавирус белән 24 мең 492 пациентның авырганы билгеле. Марат Садыйков чир саны Россиядә уртача 16-18 процентка артып килгәнен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100