Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Садыйков: Коронавирус симптомсыз узса да, башкаларга йоктыру ихтималлыгы бар
Министр сүзләренчә, коронавирус белән өйдә карантинда булганнар табибларның даими күзәтүендә.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус диагнозы куелган кешеләрдә чир симптомсыз узса да, башкаларга йоктыру ихтималлыгы бар. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
«Статистика буенча, Россия Федерациясендә авыручыларның 30дан 52 процентка кадәр өлешендә авыру симптомсыз уза. Ләкин алар инфекция чыганагы булып, башкаларга йоктыра ала», — диде министр.
Аның сүзләренчә, симптомнары булмаганнарны өйдә карантинда табиблар даими күзәтеп тора. «Клиник билгеләр барлыкка килеп, хәлләре начарайса, аларны стационарларга озатачаклар. Без аларны контрольдә тотабыз», — дип белдерде Марат Садыйков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз