Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Коронавирустан дәвалаучы табибларга өстәмә түләүләр республика Президенты контролендә
«Өстәмә стимуллаштыручы түләүләрнең механизмы эшләнә. РФ Хөкүмәте регламент кабул итте, ул безгә җиткерелде», — диде министр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирустан дәвалаучы табибларга өстәмә түләүләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз контроленә алган. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бүген ТР Министрлар Кабинетында онлайн брифингта сөйләде.
Ул 15 апрельгә барлык дәвалау учреждениеләрендә хезмәт хакы түләнгәнен әйтте. «Өстәмә стимуллаштыручы түләүләргә килгәндә, механизмы эшләнә. РФ Хөкүмәте регламент кабул итте, ул безгә җиткерелде. Бу мәсьәлә республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси контролендә», — диде министр.
«Әгәр ниндидер сораулар туса, мин, министр буларак, индивидуаль карарга әзер. Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты аша шәхсән миңа мөрәҗәгать итүегезне сорыйм», — диде Садыйков. Ул бүген республикада авыруларга табиблар ярдәме тулы куәтендә күрсәтелүен билгеләп узды.
РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә, табиблар өчен өстәмә түләү аена 80 мең сум булырга тиеш. Урта медицина персоналына (фельдшер, шәфкать туташы) аена 50 мең сум түләячәкләр, ә кече медицина персоналы хезмәткәрләре аена 25 мең сум өстәмә акча алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз