news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектауда коронавирус табылган табибның ваемсызлык дәрәҗәсе тикшереләчәк

«Бу хезмәткәр госпитальләрнең берсендә дәвалана, хәле канәгатьләнерлек», — диде Марат Садыйков.

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Биектау районы хастаханәсендә эшләүче табибка коронавирус диагнозы куелган. Аның ни рәвешле чир йоктыруын, ваемсызлык күрсәткәнме-юкмы икәнлеген тикшерәчәкләр. Бу хакта онлайн брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Сорауда Биектау районында табибның Чехиядән кайткан кызы белән контактка кереп, карантинга китмәве турында әйтелә.

«Без ведомство контролен уздырдык. Чыннан да, андый факт бар. Бу хезмәткәр госпитальләрнең берсендә дәвалана, хәле канәгатьләнерлек. Алга таба Биектау хастаханәсенең барлык хезмәткәрләрен тикшердек. Берничә тапкыр тискәре нәтиҗәләр килде. Табиб ваемсызлыкка юл куйганмы-юкмы икәнен ачыкларбыз», — диде министр.

Марат Садыйков Татарстанда өч табибның коронавирус белән авырганын хәбәр итте. Биектау хастаханәсендә коронавирус күпләп таралганы турында ялган мәгълүмат та чыккан иде. Фейк таратучыларга җинаять эше кузгатылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100