news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор Татарстанда битлек режимын бетерү тәкъдимен карый

Бүгеннән Мәскәүдә битлек режимы гамәлдән чыгарылды.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенә Казан шәһәре думасы депутаты Михаил Кузнецов республикада битлек режимын гамәлдән чыгаруны сорап мөрәҗәгать иткән.

Депутат Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинага шундый тәкъдим белән чыккан. «Татар-информ»га бу мәгълүматны ведомство матбугат хезмәтендә расладылар.

«Мөрәҗәгать идарәгә агымдагы елның 15 мартында ясалды. Ул законлы срок кысаларында каралачак», — диделәр Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Искәртик, бүгеннән Мәскәүдә битлек режимы гамәлдән чыгарылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot