news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог: Көзен Россиядә Covid-19 йоктыру очраклары артачак

Бу коронавирусның сезонлы авыру булуына бәйле, дип ассызыклый белгеч.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 йоктыручылар саны көзен артырга мөмкин, дип белдерде МДУ Белозерский исемендәге институтының «Вирусология» кафедрасы профессоры Алексей Аграновский «Мәскәү сөйли» («Говорит Москва») радиостанциясе белән әңгәмәдә.

«Әлегә авыру йоктыручылар саны кими бара. Җәй дәвамында шулай дәвам итәр, ә көзгә бу күрсәткечләр күтәрелергә мөмкин. Чөнки Covid-19, нигездә, сезонлы авыру», — дип билгеләде ул.

Вирусолог вакцинация авырулар санының кискен күтәрелүен булдырмаска ярдәм итәчәк, дип ассызыклады.

Аграновский вакцинациянең шулай ук ковид белән авырганнар өчен дә кирәклеге турында белдерде. Аның сүзләренчә, мондый пациентларның табигый иммунитеты ярты елдан соң кимиячәк һәм аларга прививка ясатырга кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100