news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер тәүлек эчендә тагын 47 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Республикада 103 815 кеше коронавирустан вакцина ясатты.

Татарстанда бер тәүлек эчендә тагын 47 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 47 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 17 кеше хастаханәгә озатылган, 30 кеше өендә дәвалана

Инфекция йоктыручыларның күбесе 50-60 яшь (11 кеше) аралыгында ачыкланган.

Казанда – 22, Чаллыда – 7, Лаеш, Әлмәт, Менделеевск районнарында – өчәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 18 733 очрагы ачыкланган, 15 354 кеше терелгән.

Республикада 103 815 кеше вакцинация узды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100