news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер көндә ковид йоктыруның 3,7 меңнән артык очрагы ачыкланган

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 437 726 кеше ковидтан вакцинация узган.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 3727 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

«Авыручыларның 324е — балалар. 416 кеше хастаханәдә дәвалана», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда коронавирус йоктыруның 1846 очрагы, Чаллыда 563, Әлмәт районында 252, Түбән Камада 254 очрагы ачыкланган.

Антирейтингны Чистай (98 очрак), Азнакай (64), Бөгелмә (57), Лениногорск (49), Яшел Үзән (48), Тукай (42), Нурлат (40) дәвам итә. Узган тәүлектә ковид йоктырган яңа пациентлар республиканың 35 районында теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 76 883 тапкыр куелган. Татарстанда 48 077 кеше (узган тәүлектә — 2032 кеше) коронавирустан терелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 437 726 кеше ковидтан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 902 100 кеше вакцинаның ике дозасын да алган. 221 мең кеше ревакцинация узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100