Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вирусолог «омикрон» штаммының коронавирусның башка төрләреннән төп аермасын атады
«Омикрон» белән авырганда башка штаммнарны йоктырган очрактагы кебек тәм тою хисе югалмый.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). «Омикрон» штаммы коронавирусның башка төрләреннән нык аерыла.
Джордж Вашингтон университетының профессоры, вирусолог Константин Чумаков сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, «омикрон»ның йогышлылыгы сизелерлек артты, әмма аны «яхшы хәбәр» дияргә була, чөнки нәтиҗәдә патогенлык һәм үлем очраклары кимеде. Яңа штамм күбрәк яшьләргә йога башлады, ә өлкәннәрдән аермалы буларак аларда авыру җиңел уза.
«Хәзер авыру җиңел формада уза, үлем очраклары шактый кимеде. Элек чир йоктыручыларның 2 проценты үлә иде, хәзер — 0,1 процент. «Омикрон» башка штаммнар кебек үпкә кабаруына кадәр азмый», — диде Чумаков.
Вирусолог яңа штаммны йоктырган пациентлардагы төп симптомнарны атады. Аларда баш авырту, томау төшү, борын ялкынсынуы һәм ютәл булган. «Омикрон» белән авырганда, башка штаммнарны йоктырган очрактагы кебек тәм тою хисе югалу күзәтелми.
Чумаков сүзләренчә, бер генә пандемия да 2-3 елдан артык бармый иде, хәтта «Испания гриппы» вакытында да. Ул вакытта 50-100 миллион кеше үлде. Бу очракта вирус сезонлы гриппка әверелде.
«Шул сәбәпле, «омикрон» килеп чыкты, бәлки, бу пандемиянең тиз бетүенә мөмкинлек барлыкка килүдер», — диде галим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз